Август - туйларның кызу чагы! Яшь парлар гаиләләренә нигез салынуга бик игътибарлы карыйлар. Кемдер бөтенхалык яраткан бәйрәмнәрне, яки православие даталарын сайлый, ә кемдер календарьда матур, истә калырлык датаны билгели.
21.08.2021 чираттагы матур дата. Бу көнне, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 7 пар үз никахларын теркәделәр.
Гомумән алганда, атна чын-чынлап эссе булды һәм бу һава торышы белән генә түгел, ә теркәлгән парларның саны белән дә бәйле. Атна башыннан барлыгы 30 пар үзләренең никахларын теркәде. Яңа гаиләләргә барлык башлангычларында да иминлек телибез, һәр көнегез шатлык һәм бәхет белән тулы булсын!