«Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесе Бөгелмә муниципаль районы халкын һәм кунакларын «Һөнәрче Бөгелмә»төбәкара традицион һөнәрчелек фестиваленә чакыра. Программада:
- гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе,
- фермер ярминкәсе,
- халык осталарының мастер-класслары,
- интерактив курчак театры,
- халык уеннары,
- концерт программасы.
28 августта 14:00 сәгатьтә Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркында булачак.