Чаралар планын тормышка ашыруда мәгариф, яшьләр, спорт, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләре, шулай ук дини оешмалар актив катнаша.
Айлык Татарстан өчен традициягә әйләнде һәм җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, шулай ук халыкның терроризм һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә түземсезлек атмосферасын булдыру зарурлыгына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.