"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 11 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Бөгелмәдә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә 0..+5, урыны белән туңдыру -1. Көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.