Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара оештырылды. Җомга намазыннан соң барлык теләүчеләрне учак янында әзерләнгән пылаудан авыз итәргә чакырдылар, ә соңыннан Бөгелмә районының Карабаш бистәсеннән килгән уңышны өләшү булды. Иллеләп мәхәллә кешесенә азык-төлек ярдәме күрсәтелде. Алар арасында өлкәннәр, мохтаҗлар, аз керемлеләр дә бар.
Шәһәр мөхтәсибәте хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.