Бөгелмә пары гаилә коруларының алтын юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 25 октябре, дүшәмбе

22 октябрь көнне Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Шәймәрдәновлар – Фәһим Салих улын һәм Роза Юныс кызын котладылар. 50 ел элек булган кебек үк, бу көнне дә юбилярлар кулга-кул тотынышып, Мендельсон маршы астында тантаналар залына керделәр. Алар  өч ул тәрбияләп үстергәннәр, хәзерге вакытта алты оныклары бар. Аларның гомуми хезмәт стажы – 76 ел.

Фәһим Салих улы «ТатНИПИнефть» институтының АСУ бүлегендә техниктан алып, мөдир урынбасарына кадәр, «Татнефтежилстрой» проект-төзелеш берләшмәсенең проект эшләрен механикалаштыру һәм автоматлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары, шәһәр Башкарма комитеты каршындагы капиталь төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә кадәр юл үтә. Роза Юныс кызы инженер-геолог, «Татнефть» берләшмәсе системасында 32 ел эшли.

Тантана сәбәпчеләрен Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова җылы котлады, ул яшь буынга ныклы һәм тату гаилә үрнәге күрсәтү, гаилә кыйммәтләрен саклау өчен рәхмәт белдерде, гаиләгә иминлек һәм бәхет теләде. Юбилярларга Бөгелмә шәһәренең юбилей медале, район башлыгы Линар Закиров исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Традиция буенча, Шәймәрдановлар Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International