"Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төнлә һәм иртән секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.