"Бла бла кар"да бару бөгелмәлегә 9 мең сумга төшкән

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең кизү частенә интернет-мошенникларның гамәлләреннән зыян күргән 38 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән.

Полицейскийларга ул күрше шәһәргә «Бла бла кар» кушымтасы аша барырга ниятләве турында сөйли. Хатын-кыз үзенә туры килә торган тәкъдим таба һәм мессенджерларның берсендә игълан авторы белән элемтәгә керә. Аралашу барышында, аферист гариза бирүчегә үз хезмәтләре өчен 100 сум күләмендә түләргә тәкъдим итә.

Бернидән дә шикләнмичә, бөгелмәле җинаятьченең инструкциясе буенча эш итә башлый, ул хәбәр буенча килгән сылтама буенча керә, анда банк картасы мәгълүматларын кертә, шуннан соң аңа үз счетыннан 9 мең сум акча алыну турында белешмә килә. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, аның санкциясе 6 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International