Татарстан укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә «Куркынычсыз юллар» бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырыла. Олимпиада 1-9 сыйныф укучылары өчен оештырыла.
Олимпиада 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, анда катнашу бушлай. Биремнәрне укучылар мөстәкыйль рәвештә яки ата-аналар белән башкара ала. Ярыш Учи.ру онлайн-платформасында уза.