Бүгенге көндә кадрларга ихтыяҗ зур – төзелеш өлкәсендә – 13,2 мең вакансия (21,3 %), эшкәртү производствосында – 12,2 мең вакансия (19,8 %), транспортлау һәм саклау өлкәсендә - 5,8 мең вакансия (9,4 %), дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Иң кирәкле вакансияләр - машина йөртүчеләр, төрле белгечлекләр буенча инженерлар, пешекчеләр, табиблар, тәрбиячеләр, укытучылар.