Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБУ белән берлектә, «Ел балалар китапханәсе – 2021» һәм «Елның балалар китапханәчесе – 2021» республика конкурсларына йомгак ясады.
«Елның балалар китапханәчесе» номинациясендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең Үзәк балалар китапханәсе баш китапханәчесе Сушкова Наталья Александровна җиңүче дип табылды. Ул 35 мең сумлык приз алачак.
Үткәрелгән конкурслар нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы 2021 елның 19 ноябрендә үткәреләчәк.