20-21 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә актив көнбатыш циклоны булу сәбәпле, һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.
Фронталь бүлекләр узганда көтелә:
- кар, юеш кар, урыны белән көчле;
- 500-1000 метрга кадәр күз күреме начарлануы белән бураннар;
- секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил;
- юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре, кар боткасы.
Температура төнлә 0..-5°, көндез -3..+1°.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.