Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская һәм ТР прокуроры урынбасары Олег Даминов гражданнарны кабул итәчәк.
Сәрия Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итү өчен (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк.