"Дөньядан киткән һәрбер авыру хәтердә кала": Бөгелмә реаниматологы Covid-19га каршы көрәш турында

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елның икенче яртысы - Covid–19га каршы көрәштә иң авыр чор

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең табиб-реаниматологы Раил Имаметдинов беренче тапкыр 2020 елның ноябрендә «кызыл зонага» керә. Шуннан бирле ул район халкына яңа коронавирус йогышы белән көрәшергә ярдәм итә.

Табиб эш дәверендә иң авыр этап дип 2021 елның август ахырыннан алып, ноябрьгә кадәр булган чорны атады. Наил Имаметдинов сүзләренә караганда, соңгы ай аеруча авыр булган.

Ул вакытта алар хастаханәсендә коронавирус йогышы белән 180-190 кеше ята, ягъни госпиталь тулы була.

Ә моның сәбәбе - «дельта» штаммы.

"Пациентлар бу дулкында күпкә авыррак булды. Без пациентларның яшь булуларына да карамастан, күп авыруларын күрәбез, ягъни алар безгә 25% зарарлану белән килә. Өч-дүрт көн дәвамында аларның хәле күз алдыбызда адекват терапия фонында начараюын күрәбез", - дип сөйләде табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International