Мәктәп каникуллары вакытында Бөгелмә мөхтәсибәте балалар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрәчәк

2021 елның 17 декабре, җомга

3-8 гыйнвар көннәрендә мәктәп яшендәге балалар өчен «Сәлам» рухи-сәламәтләндерү курсларының кышкы сменасы узачак.

Балалар малайлар һәм кызлар төркемнәренә бүленәчәк. Малайлар өчен смена Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә - Краснослободская ур., 68 адресы буенча узачак. Кызлар өчен смена Бөгелмә шәһәренең "Ирхам" мәчетендә - Воровский ур., 1 адресы буенча узачак. Рухи-сәламәтләндерү курсларының эш режимы: 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.

Телефоннар: 89397361461 Нурислам хәзрәт (малайлар), 89274641300 Мәрьям ханым (кызлар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International