Бөгелмә шәһәренең «Яшьләр сарае» яшьләр үзәге мәйданында Яңа ел символы - якты, яшь һәм стильле тигр - Таһир балкый.
Аның биеклеге 3 метр һәм ул тулысынча Бөгелмә гаиләсе Җәләлиевлар тарафыннан ясалган. Әниләре Әлфия һәм уллары - Айрат һәм Ринат сынны бик тырышып һәм оста итеп башкарганнар.
Тигр малае Таһир бик матур, позитив һәм заманча килеп чыккан. Аркасында яшьләр сарае логотибы төшерелгән рюкзак, ә сул аягында селфи ясый торган телефон.
Барыгызны да Яңа ел герое белән бергә селфи ясарга чакырабыз.