Бөгелмәдә «Сәлам» рухи-әхлакый курслар узды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникуллар вакытында Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте балалар өчен «Сәлам» дигән рухи-әхлакый курслар оештырды. Алар шәһәрнең ике мәчетендә үткәрелде. Малайлар өчен укулар Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә узды. Каникуллар вакытында малайлар Изге Коръән сүрәләре һәм һәр мөселман өчен кирәкле догалар укыды. Мәчет имамнары алар өчен Әхлак дәресләре үткәрделәр.

Курслардан соң балалар арасында азан әйтү буенча конкурс үткәрелде. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм призлар бирелде, барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International