Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә контроль-хисап палатасы рәисе Ләйсән Фәтхетдиновага бүләкләр тапшырылды.
«ТРның иң яхшы финанс контролеры» республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Ләйсән Фәтхетдинова иң яхшысы дип табылды. Моннан тыш, контроль-хисап палатасы рәисе Россия Федерациясендә муниципаль финанс контролен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.