Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авыруларын булдырмау буенча киңәшмә узды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногуманов рәислегендә Татарстан Республикасы территориясенә авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авыруларын кертмәү һәм таратуны булдырмау буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, «Бөгелмә РДВБ» ДБУ башлыгы Руслан Сәйфетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев, авыл җирлекләре башлыклары, Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге вәкилләре, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм терлек сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International