Узган атнада Татарстанда яшүсмерләргә коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник М» вакцинасы ясала башлады.
Бөгелмә муниципаль районына 100 данә вакцина кайтты. Белем бирү учреждениеләрендә укучыларның ата-аналарыннан коронавирустан вакциналаштыруга ризалык җыя башладылар. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә РҮХнең баш табибы урынбасары Равил Шаһиев хәбәр итте.
12-15 яшьлек балаларны вакцинацияләү әти-әниләрнең язма рөхсәте белән генә үткәреләчәк. 15 яшьтән өлкәнрәкләр анкетаны үзләре тутыра ала. Прививка ясатыр алдыннан баланы педиатр карарга, температура, кан басымын үлчәтергә һәм хәл турында сорауларга җавап бирергә тиеш.