Изге Вәли көненә Бөгелмә автомобильчеләре үз машиналарын йөрәк формасында урнаштырдылар. Чарага 17 автомобиль җәлеп ителде.
Автомобиль йөртүчеләр алдан ук Вотсапта чат ясаганнар, анда җирле халыкны флешмобта катнашырга чакырдылар. Очрашуны Бөгелмә механика заводы парковкасында оештырдылар.
Мондый чараларны Ватанны саклаучылар көненә, Халыкара хатын-кызлар көненә һәм Җиңү көненә багышлап уздыру да планлаштырыла.