Татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе» спектакленнән костюмнар «Татар Style-2022»этномодасы фестивалендә катнашачак. Ул 25 февраль көнне Бөгелмә ГХАТ бинасында узачак һәм көньяк-көнчыгыштан биш модельер коллекциясен җыячак.