26-27 мартта бөгелмәлеләр күчмә флюорографта сулыш органнарын тикшерүне уза алачаклар. Ул шәһәр базары территориясендә урнаштырылачак.
Күчмә җайланма эшен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышлап, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе оештыра.
Флюорограф 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Флюорография тикшерүе - гади, үтемле һәм нәтиҗәле ысул белән туберкулезны һәм сулыш органнарының башка авыруларын алдан ачыклау.