Бөгелмәдә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак. ТР Министрлар Кабинеты карары ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыкты.
Янгынга каршы махсус режим учаклар яндыруны, көнкүреш калдыкларын, корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тыюны күздә тота.
Махсус режим 15 майга кадәр дәвам итәчәк.