12 апрельдә Россия Федерациясендә һәм бөтен дөньяда космик бәйрәм – Космонавтика көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне – 1961 елның 12 апрелендә «Восток» космик корабле Байконур космодромыннан старт алды. Кораб бортында безнең ватандашыбыз, Җир планетасының беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин булды.
Әлеге мөһим датаны бәйрәм итү кысаларында, 9 апрельдән 14 апрельгә кадәр, Бөгелмәдә «Космик миссия» интеллектуаль уеннары сериясе узды.
Уенны оештыручылар - #волонтерыПобедыБугульмы 28 команда өчен 4 блок биремнәр яки 27 төрле авырлыктагы сораулар әзерләделәр, алар балаларның космонавтика өлкәсендәге белемнәрен генә түгел, гомуми эрудицияләрен дә тикшерделәр.