27 апрельдән Бөгелмәдә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт ала

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан, 2022 елның 27 апрелендә Бөгелмәдә «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясе старт ала. Бу акциянең төп кыйммәте шунда ки, ул буыннар бәйләнешен югалтмаска ярдәм итә һәм рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә.

«Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте активистлары шәһәр халкына җиңү символы - Георгий тасмалары тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International