"Чернобыль. Барысын да искә төшерергә" Бөгелмәдә батырлык дәресе үткәрелде

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Ел саен 26 апрельдә бөтен дөньяда Чернобыль һәлакәте булган көн - кайгылы дата билгеләп үтелә. Соңгы елларда 26 апрельдә Чернобыль көне буларак кына түгел, радиацион һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне буларак та билгеләп үтелә.

Яшьләр сараенда "Чернобыль. Барысын да искә төшерергә" батырлык дәресе үтте. Чарага студентлар, укытучылар һәм ЧАЭС авариясен ликвидацияләүче Михаил Алексеевич Рыбкин, Ленар Мөхтәрович Гәрәев һәм Александр Михайлович Григорьев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International