Бөгелмәдә Шәһәр көне һәм Нефтьче көне билгеләп үтелде

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

27 августта Бөгелмәнең үзәк мәйданында Бөгелмә шәһәре көненә һәм Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган масштаблы бәйрәм булды.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ГАҖ генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары Ренат Нугайбеков белән бәйрәм башланыр алдыннан нефть тармагы предприятиеләре һәм оешмалары күргәзмәсе, «Татнефть» ГАҖ грантлар конкурсы җиңүчеләре, «Нефть тамчысы» арт-күргәзмәсе белән таныштылар. Мәдәният хезмәткәрләре Татнефть грантлары конкурсында җиңгән «Культура на колесах» автоклубын күрсәттеләр.

Төп сәхнәдә бөгелмәлеләргә һәм нефть тармагы хезмәткәрләренә дәүләт, ведомство һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды.

"Туган шәһәребезнең чәчәк атуы өчен көчен дә, вакытын да кызганмаган, Бөгелмәгә якын бөгелмәлеләргә рәхмәт. Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, шатлык, оптимизм, иминлек һәм уңышлар телим!" - , дип халыкка мөрәҗәгать итте Линар Закиров.

Шәһәрлеләр өчен «Джаст Дэнс» төркеме, «Зәкәрия» фолк-төркеме, «Аргымак» этно-рок төркеме, «Волга-Волга»ВИА катнашында күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Чарада FILATOV & KARAS төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International