Бөгелмәдән "көмеш" волонтер "Күңел белән яшь" федераль проектында җиңде

2022 елның 16 сентябре, җомга

Бөгелмәле "көмеш волонтер", социаль яклау ветераннары советы рәисе Надежда Горбунова "Күңел белән яшь" федераль проектының җиңүчесе булды һәм үз идеясен тормышка ашыру өчен грант отты. Конкурс «Демография» илкүләм проект максатлары буенча тормышка ашырыла.

Активистка Бөгелмәдә яшәүче өлкәннәрне скандинавия йөреше белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә тели. Грант акчасына спорт инвентаре алдылар. Шөгыльләнергә теләүчеләр инде җитәрлек. Төркемдә шөгыльләнергә теләүчеләр 6-56-71 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International