Бөгелмәдә тагын 47 мобилизацияле сугышчы озаттылар

2022 елның 28 октябре, җомга

Бөгелмә муниципаль районыннан мобилизацияләнгән сугышчылар бүген республика башкаласына укулар узу һәм алга таба махсус хәрби операциядә бурычларын үтәү өчен киттеләр. Солдатларны һәм офицерларны хәрби юлга муниципаль район башлыгы Линар Закиров, шәһәр һәм район хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре озатты.

Мобилизацияләнүчеләрне «Яшьләр сарае» яшьләр үзәгеннән озаттылар. Һәрбер чакырылучыга кирәк-яраклар белән тактик рюкзак тапшырылды. Озатучылар өчен мәйданда кыр кухнясы оештырылды – карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән. Мобилизацияләнүчеләр өчен Яшьләр үзәгендә туклану пункты да ачылды.

Казан җыелма пунктына ике автобус китте. Булачак сугышчыларга, традиция буенча, Бөгелмә муниципаль районы дин әһелләре фатиха бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International