2022 елның 14 ноябреннән такси хезмәтләре буенча Роспотребнадзорның бөтенроссия «кайнар линиясе» эшли башлый.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 2022 елның 14 ноябреннән 25 ноябренә кадәр гражданнарга һәм эшкуарларга транспорт хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре, такси һәм каршерингтан файдаланганда кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук әлеге категория хезмәтләрдән файдалану куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча киңәш бирәчәкләр.
Мөрәҗәгатьләр кулланучылар өчен «Кайнар линияләр» телефоннары буенча кабул ителәчәк - (85594) 4-15-16, 4-16-07 эш көннәрендә 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр.