3 февральдә Менделеевскида Әфганстан Республикасында һәлак булган сугышчы-интернационалистларга багышланган кикбоксинг буенча турнир тәмамланды. Турнирда Татарстан Республикасыннан 100 дән артык спортчы катнашты.
Бөгелмәнең «Адреналин» спорт клубы кикбоксерлары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.