Линар Закиров Бөгелмәлегә "Батырлык өчен" медален тапшырды

2023 елның 17 марты, җомга

Бөгелмәле, старшина, танк командиры Андрей Спиренков "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Бу Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге, ул сугышларда һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен бирелә.

Андрей Спиренков Бөгелмәнең 8 нче мәктәбен тәмамлый. 2013 елда армиягә алына, ә 2014 елда хәрби хезмәт үтү контрактына кул куя. Махсус хәрби операциянең башыннан ук Ватанны яклауга баса. Хәзерге вакытта запаска чыгарылган. Андрей Спиренков өйләнгән, хатыны Виктория белән бергә кыз тәрбияли.

Андрей Евгеньевич, Сезнең белән барысы да горурлана - гаиләгез, дуслар, сугышчан иптәшләр, бөтен шәһәребез! Күрсәткән батырлыгыгыз өчен зур рәхмәт! Сез бу медальне намус белән йөртәчәксез һәм иптәшләрегез өчен үрнәк булачаксыз дип ышанам! Мин барлык көрәшчеләребезгә сәламәтлек һәм туганнарына һәм якыннарына җиңү белән тизрәк кайтуларын телим. Сугышчан постта булганнарның әниләренә һәм хатыннарына, туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләре. Көч һәм сабырлык!,- диде бүләк тапшыру вакытында Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International