Бөгелмәдә санитар икеайлык вакытында 139 законсыз чүплек юкка чыгарылган

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Санитар чистарту буенча язгы икеайлык тәмамланды, ул 1 апрельдә башланган иде. Бу вакыт эчендә Бөгелмә муниципаль районыннан 10 мең кубометр чүп-чар җыелган, 139 рөхсәтсез чүплек һәм калдыклар өеме юкка чыгарылган. Бөгелмә мэриясендә узган киңәшмәдә икеайлыкка йомгак ясалды.

"Икеайлык чорында масштаблы җыештыру Бөгелмә районының барлык авыл җирлекләрен һәм җәмәгать урыннарын колачлады. Анда безнең хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмаларда катнашучылар, мәктәп укучылары, студентлар һәм битараф булмаган кешеләр актив катнашты. Уртак тырышлыклар белән безнең муниципаль район шактый үзгәрде. Эш өчен барыгызга да зур рәхмәт! Чистарту эшен дәвам итәргә кирәк. Барыбызга да чиста һәм матур шәһәрдә яшәү рәхәт булыр», - дип ассызыклады Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International