Бөгелмәдә «Мадагаскар» кинотеатрын реконструкцияләү проектын карадылар

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмә шәһәр төзелеше Советы утырышында 6 шәһәр объектын төзү һәм реконструкцияләү проектлары турында фикер алыштылар. Утырышта тышкы экспертлар – әйдәп баручы Россия архитекторлары Константин Сариев һәм Алина Кушнир, шулай ук җирле белгечләр – проект оешмасы җитәкчесе Илдар Минушев, «ТатНИПИнефть» институтының баш архитекторы Ольга Санкова, Администрация, челтәр оешмалары вәкилләре, объектлар хуҗалары һәм проектлаучылар катнашты. Киңәшмәнең модераторы булып архитектура мәсьәләләре буенча башлык киңәшчесе Артем Цокур чыгыш ясады.

Утырышта «Мадагаскар» кинотеатрын реконструкцияләү проекты каралды. Бу республиканың көньяк-көнчыгышындагы иң эре кинотеатрларның берсе. Ул 2014 елда ачылган, 611 урынга исәпләнгән 4 залы бар һәм уен зонасын үз эченә ала. Хәзер милекчеләр тематик чаралар оештыру өчен янкорма төзүне планлаштыралар. Проект буенча өстәмә парковка урыннары оештыру каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International