Бөгелмә муниципаль районында профсоюз активының еллык хисап конференциясе узды. Җыелышны район Советы Аппараты җитәкчесе, дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү профсоюзы Татарстан Республика комитетының Бөгелмә муниципаль районындагы ышанычлы кешесе Ләйсән Миңнекаева үткәрде.
Нәтиҗә ясап, Ләйсән Миңнеханова эш өчен профсоюз активына рәхмәт белдерде, 2024 елга өстенлекле бурычларны билгеләде һәм барысын да профсоюзның мөмкинлекләре белән файдаланырга чакырды. Ул шулай ук «Өмет» МКСУНЫҢ яңа беренчел профсоюз оешмасы рәисе Светлана Гришанинага профсоюз билеты тапшырды. Чара ахырында профсоюз бүләкләре белән бүләкләү булды.