Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында, «Даман» ташламалы гарантия продуктын эшләтеп җибәрде. Партнерлык финанслау проектларын гамәлгә ашыру буенча экспериментта катнашучы пилот төбәкләрнең региональ гарантия оешмалары арасында Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатында, махсус көйләүне билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына беренче булып кертелде.
«Даман» партнерлык финанслау программасы кысаларында, Татарстан Республикасы гарантия фондының продукт буенча поручительлегенең максималь суммасы 50 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме кредит суммасының 50% ка кадәр җитә.