Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов хәбәр итте. Апрель башында республикада кискен җылыну фаразлана, бу торак йортларны һәм икътисад объектларын су басуга сәбәп булырга мөмкин. Бөгелмә районында кар катламының биеклеге һәм дым запасы нормадан 1,5 -2 тапкыр артык. Ике торак пунктта – Карабаш бистәсендә һәм Татар Димскәе авылында эрегән сулар белән торак йортларны су басу куркынычы борчылу тудыра. Анда тәүлек әйләнәсе хезмәтләр дежурлыгы оештырылган.