Беренче массакүләм санитар өмә бу атнада - 6 апрельдә узачак. Эшкә 10 меңләп кеше кушылырга планлаштыра. Кыштан соң шәһәр урамнарында, паркларда, скверларда һәм ишегалларында тәртип урнаштыруны ике ай дәвамында көчәйтелгән темплар белән дәвам итәләр. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Коньков хәбәр итте.
Шәһәр урамнарын, җәмәгать киңлекләрен, сулыкларны, чишмәләрне, ишегалды территорияләрен санитар чистарту буенча өмәләр үткәрү 6, 19, 27 апрель һәм 3, 18, 24, 31 майда планлаштырылган. Моннан тыш, экологик хәлне яхшырту һәм шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистартуны тизләтү өчен атна саен «Чиста пәнҗешәмбе» оештырылачак, - дип ассызыклады җитәкче.