Бөгелмәдә "Игътибар, тимер юл кичүе!" акциясе үтте

2024 елның 5 апреле, җомга

6 марттан Бөгелмәдә "Игътибар, тимер юл кичүе!" куркынычсызлык айлыгы үтә. Ул тимер юл кичүләрендә җәмәгатьчелек игътибарын куркынычсызлыкка җәлеп итгә юнәлтелгән.

«Бөгелмә муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе автотранспорт йөртүчеләрен тимер юл кичүләрен кичкәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, тимер юл кичүләренә кергәндә бик игътибарлы булырга һәм тимер юл кичүенә ябык торган шлагбаум яисә светофор яки күчү буенча дежур сигналы булганда чыкмаска чакыра», - дип искәртте комиссия Рәисе Артур Гершиков.

Шуны истә тотарга кирәк, кагыйдәләр буенча тимер юл транспорты башка җир транспорты төрләренә караганда хәрәкәттә өстенлек ала.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр, бик игътибарлы һәм сак булыгыз. Тимер юл кичүе-куркыныч зона!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International