Тормыш бәясе булган вакыт: юл бирегез - ашыгыч ярдәмне уздырыгыз!

2024 елның 3 мае, җомга

Бөгелмәдә Дәүләт автоинспекциясе һәм Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең чираттагы уртак рейды узды. Аның максаты - хәрәкәт вакытында сигналлар куелган махсус транспортка юл бирергә тиешле автомобиль хуҗаларының дисциплиналылыгын тикшерү һәм тагын бер тапкыр бөгелмәлеләргә моның никадәр мөһим булуын искә төшерү.

Яктылык маяклары һәм махсус тавыш сигналы куелган ашыгыч ярдәм шәһәрнең җанлы урамнары буйлап узды. Аның артыннан ДПС экипажы йөрде.  Күпчелек машина йөртүчеләр ашыгыч ярдәм машинасына юл бирделәр. Моны эшләмәгән барлык шоферлар, ДПС хезмәткәрләр таләпләре буенча шунда ук туктатылды. Алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр һәм хәтта берничә минутлык юл тоткарлыклары да кешенең гомерен саклап калу өчен хәлиткеч булырга мөмкинлеген искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International