Узган атнада Бөгелмәдә 155 ОРВИ очрагы теркәлгән. Авырулар саны 19,3% ка кимегән.
Узган атнада балалар арасында ОРВИ авыруы 102 очрак тәшкил итте. Алдагы атна белән чагыштырганда кимү - 10,5%.
Грипп очраклары теркәлмәгән. Хастаханәдән тыш пневмониянең 4 очрагы ачыкланган. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 2 тапкыр кимегән.
Яңа коронавирус инфекциясе узган атнада 3 очрак теркәлгән, барлык авырулар амбулатор рәвештә дәвалана. Авырулар саны 25% ка кимегән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланган. Барысы да медицина күзәтүе астында.