Бөгелмә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды

2024 елның 6 мае, дүшәмбе

Бөгелмә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылды. Ул Бөгелмә Геройлары аллеясында узды. Аллея 1975 елда - совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңү юбилеен бәйрәм итүгә 30 ел тулуга булдырылган. Биредә Бөгелмә районында туып-үскән, Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Геройлары бюстлары урнаштырылган.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров “Җиңү волонтерлары” бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар белән зәңгәр чыршылар утыртты - үткәндәге һәм бүгенге каһарманнарыбызның батырлыклары истәлегенә.

Гомумреспублика агач утырту көнендә Бөгелмә районы территориясендә яшәүчеләр өч мәйданчыкта 600 дән артык агач - чыршы, нарат һәм каен утыртты. Язгы чорда барлыгы 12000 яшь агач утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International