Кодаш авыл җирлеге башлыгы - республика бәйгесендә җиңүче

2024 елның 28 мае, сишәмбе

Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Әсгать кызы Хәйсарова - «АПКда кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә республика конкурсында җиңүче

Бүләкне Гүзәлия Әсгать кызына Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырдылар - Баулы районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International