Бөгелмә районында авыл яшьләренең “Авылдаш” икенче туристик слеты ачылды. Беренче көнне яшьләр туристик гәҗит чыгару һәм “Визитка”да көч сынаштылар, шулай ук авыл җирлегендә яшьләрнең ялын оештыру проектларын тәкъдим иттеләр. Тренинг һәм конкурс программасыннан соң командалар төнге ориентлашуда катнаштылар.