Бөгелмә муниципаль районы башлыгы сайланды

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2015 елның 23 сентябрендә 14 сәгатьтә ЗАГС бүлегенең тантаналар залында III чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының 

I сессиясе булып узды.

 

Сессиянең көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы муниципаль берәмлекләре Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында.

2. Бөгелмә муниципаль районы башлыгын сайлау турында.

3. Бөгелмә муниципаль районы башлыгының урынбасарын сайлау турында.

4. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының даими комиссияләре турында.

III чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советының I сессиясен иң өлкән яшьтәге район Советы депутаты Наил Сабир улы Мостафин алып барды.  

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы итеп, Бөгелмә шәһәр Советы депутатлары тарафыннан, бертавыштан (сессия эшендә Бөгелмә район Советына сайланган 38 депутатның 36сы катнашты), Линар Рөстәм улы Закиров сайланды. 

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары итеп, бертавыштан, Фәнис Вагыйз улы Мөхәммәтов сайланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International