“Эшлекле дүшәмбе” - яшьләр елы, төзелеш һәм отчет җыелышлары турында

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Атна саен шәһәр оешмаларының  җитәкчеләре хакимият бинасына “Эшлекле  дүшәмбе”гә җыела. Бу юлы алар яшьләр елында Бөгелмәдә оештырылган чаралар турында яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесенең чыгышын тыңлады. 2015 ел Бөгелмәдә яшьләр елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында шәһәрдә үткән чаралар яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелде. Спортта актив яшьләргә – грек-рим көрәшчеләре: Ильяр Сафинга, Ленур Абдуллин һәм Исмаил Насруллаевка  шәһәр мэры Линар Закиров почет грамоталары тапшырды. Моннан тыш Линар Закиров шәһәрдә 2016 елда башкарылырга тиешле эшләр хакында сөйләде. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе – төзелеш. Быел Циолковский урамында 50 фатирлы йорт эксплуатациягә тапшырылырга тиеш. Биредә 24 сугыш ветераны өй туе үткәрәчәк. Быел шулай ук 4нче мәктәпнең яңа корпусын төзеп бетерергә ниятлиләр. Анда спорт залы, ашханә һәм уку кабинетлары урын алачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International