“Ашыгыч ярдәм” хезмәте хәбәр итә

2016 елның 13 июле, чәршәмбе
4-10 июль көннәрендә, бер атна эчендә, “Ашыгыч ярдәм” машинасын 793 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 88е  бәхетсезлек очрагы булып, 22сендә балалар сәламәтлегенә зыян килгән. Бу атнада 5 юл-транспорт вакыйгасында 12 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң 9 кешене Бөгелмә травмпунктына китергәннәр, 8 кешене район хастаханәсенә салырга туры килгән. “Ашыгыч ярдәм” фельдшерлары 52 тапкыр җәмәгать урыннарына барган. Бу чор эчендә барлыгы 112 балага ярдәм күрсәтелгән. Бөгелмә бала тудыру йортында 32 нарасый дөньяга килгән: 12 малай, 20 кыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International