Бүген үзенең 25 еллык юбилеен НПО “НТС” җәмгыяте билгеләп үтте. Бәйрәм тантанасына Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе А.Галиуллин чакыру алды. Ул оешма директорын һәм хезмәткәрләрне бәйрәм белән тәбрикләде һәм рәхмәтен җиткерде. НПО “НТС” җәмгыяте 1991 елда оешкан. Ул вакытта анда 18 хезмәткәр эшләгән. Бүген исә 200 кеше.