Бүген Бөгелмә районында сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы әһәмиятле чара узды. Шәһәрдә Татарстан республикасының сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашында “БарсМед” диагностика үзәге филиалын кулланылышка тапшырдылар. Хәзер бөгелмәлеләр үз шәһәребездә магнитлы-резонанслы томография үтә алачак.